Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекмәнстанда Азатлык хәбәрчесе Солтан Ачыловага һөҗүм иткәннәр


Солтан Ачылова
Солтан Ачылова

Ашгабадта Азат Европа/Азатлык радиосының төрекмән редакциясе хәбәрчесе Солтан Ачыловага һөҗүм булган.

68 яшьлек Солтан Ачыловага 9 май Мәңгелек ут янына чәчәк салу тантанасын фотога төшерергә җыенганда һөҗүм булган. Журналист сүзләренчә, аны кара костюмдагы берничә кеше тоткарлап, фотоларны бетерүне таләп иткән. Таләпне үтәмәгән очракта алар хәбәрчегә аны наркотиклар сатып алуда шикләнеп кулга алу белән янаган. Ачылова баш тартканнан соң, көч белән аның камерасын тартып алганнар һәм фотоларны бетергәннәр. Журналистны ике сәгать тирәсе тотканнар һәм Азатлык радиосында эшләмәскә кушканнар.

Бу Солтан Ачыловага беренче генә һөҗүм түгел. Былтыр июльдә аңа ике тапкыр һөҗүм итеп, үтерү белән янаган иделәр. Журналистны берничә тапкыр тоткарладылар да.

Ачыловага Төрекмәнстан вәкилләренең БМО Кеше хокуклары утырышындагы хисабыннан соң да һөҗүм булды. Төрекмәнстанның тышкы эшләр министры урынбасары Вепа Хаджиев тыңлауларда Азатлык радиосы хәбәрчеләре илдә бернинди киртәләрсез эшләве Төрекмәнстанда сүз ирегенең чикләнмәве турында сөйли", дигән иде.

Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) медиакорпорациясе президенты Томас Кент министр урынбасарының әлеге сүзләрен "мыскыл итү" дип атады. Кент 2014-2016 елларда дәүләтнең куркыту кампаниясе нәтиҗәсендә медиаширкәтнең алты хәбәрчесе эшеннән китәргә мәҗбүр булулары турында искә төшерде.

"Азатлык радиосы" хәбәрчесе Сапармамед Непескулиев 2015 елның июленнән "наркотиклар" эше нигезендә өч еллык төрмә җәзасы алды. Журналистның хезмәттәшләре җинаять эше ялганга нигезләнгән дип саный.

XS
SM
MD
LG