Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан министры урынбасары футбол беренчелегендә татар чаралары күп булачагына ышандырды


Татарстан министры урынбасары футбол беренчелегендә татар чаралары күп булачагына ышандырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:49 0:00

Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова Дөнья футбол беренчелегенә килүчеләргә татарча спектакльләр, татарча концертлар җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтеләчәген әйтте.

Казанда Дөнья футбол беренчелегенә килүчеләр альтернатив татар музыкасы, аерым алганда Ильяс Гаффаров, Рәдиф Кашапов, Yammy Music иҗади төркеме һәм башкалар белән таныша алачак. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова әйтте.

"Татар эстрадасы, татар рогы һәм башка юнәлешләр барысы да тәкъдим ителәчәк", дип өстәде ул, Казанның җанатарлар фестивалендә татар җырчылары, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Әлфия Авзалова истәлегенә концерт уздыруны телгә алып.

"Милли мәдәниятне күрергә һәм ишетергә теләгәннәр күрәчәк тә, ишетәчәк тә", диде Камалова.

Футбол беренчелеге вакытында Гәлиәсгар Камал театрында 11 спектакль, Кәрим Тинчурин театрында 10 спектакль, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Шаляпин. Нуриев. Казан” халыкара фестивалендә сигез спектакль тәкъдим ителәчәк. Кунаклар “Алтын Урда” балетын да карый алачак.

Дөнья футбол чемпионатының Казандагы беренче уены 16 июньдә узачак.

XS
SM
MD
LG