Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте хисаплары туңдырылды


Башкортстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Башкортстан мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

"Урал" вакыфы Диния Нәзарәтенә каршы мәхкәмә эшләре башлаган иде. Хисапларның туңдырылуы шуның белән бәйле.

Приставлар Башкортстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең хезмәт хакы өчен акчаларны һәм милекне дә кертеп барлык банк хисапларын кулга алды. Бу хакта Нәзарәтнең эшләре идарәчесе Илдар Ишеевка сылтама белән "Коммерсан-Уфа" хәбәр итә. Моңа сәбәп булып "Урал" хәйрия фонды таләбе белән ачылган эшләр нигезендә чыгарылган мәхкәмә карарлары тора. 2016-2017 елларны фонд Нәзарәткә карата мәхкәмә эшләре башлады.

"Идарәнең эше тукталды дияргә була. Ун кешедән артык кеше хезмәт хакы алып эшли, аларга ничек акча түләргә", дип борчыла Ишеев. Нәзарәтнең хезмәт хакы түләү өчен хисабында Русия Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәтеннән күчкән 1,5 миллион сумга якын акча булган.

Уфадагы "Әр-Рәхим" җәмигъ мәчете төзелешен 2013 елны Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән бәйле "Урал" вакыфы финанслый башлаган иде. Ләкин Башкортстан мөселманнарының диния нәзарате белән вакыф арасында низаг килеп чыкканнан соң, мәчет төзелеше туктатылды. Республика акча бирүдән баш тартты, яңа инвестор табылмады.

XS
SM
MD
LG