Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Русиянең беренче көч экстримы беренчелеге узды


"МАЗ" машинасын тарту
"МАЗ" машинасын тарту

12 май Уфада беренче тапкыр Русия көч экстримы бәйгесе узды. "Башкортстан батыры" дип аталган бу бәйрәмдә чукмар ыргыту, бүрәнә күтәрү, йөк машинасы тарту, җиңел машина күтәрү, йөк күтәреп йөгерү ярышлары узды.

12 май Уфада беренче тапкыр Русия көч экстримы бәйгесе узды. Чарага Свердловски, Чиләбе һәм башка күрше төбәкләр спортчылары килгән иде. Әмма ярышта Татарстан батырлары катнашмады. "Башкортстан батыры" дип аталган бу бәйрәмдә чукмар ыргыту, бүрәнә күтәрү, йөк машинасы тарту, җиңел машина күтәрү, йөк күтәреп йөгерү ярышлары узды.

Бәйрәмне экстрим спортында Русия чемпионы, теплоход, тимер юл вагоны һәм башка транспортлар тартып дан алган Эльбус Нигъмәтҗанов алып барды. Әмма ул үзе ярышларда катнашмады.

Эльбус Нигъмәтҗанов
Эльбус Нигъмәтҗанов

Мондый экстрим көч алышында беренче тапкыр чукмар ыргыту ярышы узды. Батырлар 27 килограмлы чукмарны ераклыкка ыргытты. Чукмарны җиде метр чамасы ераклыкка ату рекорд дип аталды.

Икенче алыш – ике кулга йөк күтәреп йөгерү фермерлар ярышы дип атала. Һәр кулга 110 кило.

Бүрәнә дә 110 кило иде. Аны җирдән алып, күкрәккә куеп, өскә күтәрделәр.

Иң кызыклы ярышларның берсе – йөк машинасын тарту булды. МАЗның авырлыгы 17 тонна иде. Өстәвенә, ярыш үргә таба булды. Бик ерак китә алмадылар.

Ахырда җиңел машина күтәрделәр. Тамашачылар да көч сынап карады. Егетләрнең берсе машинаны 15 тапкыр күтәрде. Спортчылар арасында да күтәрә алучылар берничә генә булып чыкты. Кайберләре өч-дүрт тапкыр гына күтәрде.

Кулга кыз күтәреп тору ярышы бары тамашачылар арасында гына уздырылды. Иң кечкенә буйлы тамашачы җиңде. Аның авыр атлетикада балалар тренеры булуы да ачыкланды.

Беренче урынны Свердолвскидан килгән Виталий Исмәгыйлов алды. Икенчедә – Чиләбе батыры Сергей Быков, өченче урынны Уфадан Булат Зарипов яулады.

Чарада җиңүчеләрне бүләкләгән башкала мэры Ирек Ялалов киләчәктә бу бәйрәмне традициягә кертергә һәм тагын да колачлырак уздырырга ышандырды.

XS
SM
MD
LG