Парижда узып баручыларга һөҗүм итүче тумышы белән Чечнядан булган кешенең исеме - Хамзат Азимов. Француз ватандашы булган Азимов ватандашлыкны 2010 елны алган. Бу хакта France Infoм хәбәр итә. Азимов 1997нче елгы.
Элегрәк француз махсус хезмәтләренә һөҗүм итүченең исламчылар белән элемтәдә булуы билгеле булган дип хәбәр ителде.
12 май көнне Париж үзәгендә пычак белән коралланган кеше "Аллаһ Әкбар" дип кычкырып узып баручыларга ташланды. Нәтиҗәдә бер кеше үлде, дүртесе яраланды. Полиция һөҗүм итүчене атып үтерде.