Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Telegramны яклап пикет узды


Русиядәге оппозиционер Алексей Навальныйның Казандагы штабыTelegramны яклап һәм Роскомнадзорны таратуга чакырып пикет уздырды.

Пикет Казанның Петров паркында узды. Алексей Навальныйның Казандагы координаторы Эльвира Дмитриева Idel.Реалиига әйтүенчә, активистлар чараны шәһәр үзәгендә уздырырга теләгән. Хәтта ризалык алу өчен анда бары 15 кеше генә булачак дип тә язганнар белгертүләрендә. Әмма Казан шәһәре башкарма комитеты бары Петров паркына гына рөхсәт биргән.

Пикетка кешеләр 15 кешедән күбрәк килгән. Алар кулларында "Я за свободный интернет", "Vive la Telega", "Мы покоряли бы планеты, но нас лишают интернета!", "Жаров, царя храни!", "Запрещаем запрещать", "Свободный интернет = свободные люди", "Интернет в РФ (или все наоборот): Жаров — молчит, Дуров — шарит, Путин — путь в IT кошмарит!", "Оставьте интернет в покое!" дигән шигарьләр тоткан.

Бүген Мәскәүдә "Ирекле интернет өчен" дигән митингта хокук саклаучылар 30лап кешене тоткарлаган. Бу хакта "Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов хәбәр итте. Аларга митинг темасына туры килмәгән сәяси шигарьләр әйтүгә дәгъва белдерелгән. Чара шәһәр хакимияте белән килештерелгән булган.

16 апрель Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Роскомнадзор Telegram ФСБга хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшырганчыга кадәр томалаулар дәвам итәчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG