Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтон татарлары Сабантуйны бәйрәм итте


Сабантуй бәйрәме барышы
Сабантуй бәйрәме барышы

Tatar DC татар оешмасы һәм җирле активистлар ярдәме белән Вашингтонда Сабантуй бәйрәме үтте.

Сабантуйда елдагыча Вашингтон тирәсендәге штатларда яшәүче татар гаиләләре җыелды. Барлыгы 200ләп кеше булды. Татар киленнәре һәм кияүләре дә бәйрәмгә башка милләттән булган тормыш иптәшләрен алып килде.

Бәйрәмдә быел Казаннан килгән артистлар катнашмый. Җырлы биюле тамашалар "җирле йолдызлар һәм йолдызчыклар чыгыш ясый" диде Азатлыкка оештыручыларның берсе Гөлнара Морадымова.

Бәйрәмдәге халыкны Америка татар чараларын алып баручы Ильмир Әхмәтҗанов уйнатты һәм җырлаты. Сабантуйда татар ханымнары пешергән ашлар тәкъдим ителде, соңыннан осталар пылау пешереп сыйлады.

Бәйрәм активистлар һәм кунаклар финанс ярдәме белән генә инде ун елга якын үткәрелә. Быел кунаклар 25$ билетлар сатып алып керде. Акчалар паркта урын арендаларга һәм ашамлыклар алуга китә дип әйтә оештыручылар.

XS
SM
MD
LG