Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте БМО каршында аерым статуска ия булды


Татарстан мөфтияте БМО каршында аерым статуска ия булды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:35 0:00

Әлеге статус ислам темасына кагылган төрле мәсьәләләргә карата эксперт анализы ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарате Русиянең БМО каршында аерым статус алган беренче һәм бердәнбер мөселман дини оешмасы булды. Бу хакта бүген "Татар-Информ"да узган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

Мондый киңәшче статусы алу ислам темасына кагылган төрле мәсьәләләргә карата эксперт анализы ясарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, без халыкара килешүләрнең үтәлешен күзәтеп бара алабыз. Әлеге статус нинди дә булса мәсьәләләргә игътибар җәлеп итәргә дә ярдәм итә. Шулай ук БМО мәйданнарында чыгыш ясый алабыз диде ул.

XS
SM
MD
LG