Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камил Сәмигуллин: Казан кирмәне буендагы мәчеткә "Ирек" исеме бирелергә мөмкин


Камил Сәмигуллин

Казан кирмәне янында төзелүче мәчет Корбан гаетенә ачылыр дип көтелә.

Казансу ярындагы Федосеев урамында төзелүче мәчет Корбан бәйрәменә ачылырга тиеш. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин әйтте.

"Анда хәзер эчке бизәлеш эшләре бара. Бик матур мәчет булачак. Казансу ярында йөргәндә анда кереп намаз укырга мөмкин булачак", диде Сәмигуллин.

Мәчеткә "Ирек" исеме бирелер дип көтелә. "Рәсми кәгазьләрдә әлегә шундый исем белән бара" дип өстәде Татарстан мөфтие.

Бу көннәрдә Казанның "Рубин" такымы белән хушлашкан төрек футболчысы Карадинез төзеткән мәчетнең ачылышы әлегә билгеле түгел.

"Кыш көнне сөйләшкәндә җәйдә дигәннәр иде, хәзер әйтә алмыйм. Корбаннан соң дип тә әйттеләр. Әмма белешергә кирәк", диде Сәмигуллин.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG