"18 майда татарларга карата геноцидка - татарларны Кырымнан депортацияләүгә 74 ел тула. 200 меңләп кеше "юлбашчы" кушуы белән милләтенә карап кына дошманга ярдәм итүдә гаепләнде, йорт-җирсез калды, сөрелде, бөтен хокукларыннан, шул исәптән ватаннарына кайту хокукыннан да мәхрүм ителде. Сөргеннең беренче ел ярымында гына да кырымтатарларның 46,2 проценты һәлак булды!", диелгән ТИҮ хәбәрендә.
Мондый чараны активистлар ел саен уздыра. Былтыргы митингта ТИҮ активистлары Кырым геноциды корбаннарын Русиядә рәсми рәвештә искә алу көне итеп тануны таләп иткән иде.