Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Рамазан аенда хәмер сатуны тыю таләбе белән ялгыз пикет узды


Илдар Мостафаев ялгыз пикетта
Илдар Мостафаев ялгыз пикетта

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Илдар Мостафаев Казанның Ирек мәйданында хөкүмәт йорты каршында Рамазан аенда хәмер сатуны тыюны таләп итеп ялгыз пикет уздырды.

"Азатлык" оешмасы активистлары фикеренчә, хәмер сатуны тыю Татарстан өчен файдага гына булыр иде. "Җинаятьләр, юл казалары, таркалган гаиләләр саны кимер иде. Бу мөселманнарга карата хөрмәт күрсәтү дә булыр иде. Рамазан ае - сабырлык ае, гомум кыйммәтләргә бәя бирү ае. Бу айда хәмердән баш тартсак, бик дөрес булыр иде", ди яшьләр.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Рамазан аенда хәмер сатуны тыюны таләп итеп зур пикет уздырмакчы иде. Ләкин Казан башкарма хакимияте моңа рөхсәт бирмәде.

Мэрия җавабында 14 май көнне бу урында башка чаралар узуы турында белдерелә һәм пикетны Тинчурин бакчасына күчерү тәкъдим ителә.

"Азатлык" активистлары әлеге пикетны дәүләт оешмалары биналары каршында уздыруның гына мәгънәсе бар дип санавын белдерде һәм Татарстан хөкүмәте бинасы каршына ялгыз пикетка чыгачаклары турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG