Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан аенда Татарстан мөфтиенә шәригатькә бәйле сораулар биреп булачак


16 майдан, ягъни Рамазан аеның беренче көненнән Татарстан мөфтиенең  "Дини сорау" консультатив линиясе эшли башлаячак. Татарстан мөфтиенә  шәригать кануннары турында кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин булачак.

Сорауларны dini.sorau@tatar.ru электрон почтасына юлларга була.

Моннан тыш, ислам тематикасына кагылышлы сорауларга җавапларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтында күрсәтелгән ышаныч телефоны аша да алырга мөмкин.

Хәбәр ителгәнчә, Рамазан ае 16 майда башлана, ә беренче тәравих намазын (Рамазан ае дәвамында укыла торган махсус намаз) Татарстанның барлык мәчетләрендә дә 15 майдан укый башлыйлар.

Быел фитр сәдакасының минималь күләме – 100 сум күләмендә билгеләнгән, ә зәкят бирү хәленнән килгән кешеләргә фитыр сәдакасының тәкъдим ителгән суммасы 600 сумны тәшкил итә.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә 200 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме алтын белән санаганда – 210 мең сум, ә көмеш белән санаганда – 18 мең сум тәшкил итә.

Ураза бәйрәме 15 июньгә туры килә. Сәдакаларның күләмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар шурасы һәм Голәмәләр шурасы тарафыннан билгеләнгән.

Рамазан аенда, узган еллардагы кебек үк, Татарстанга Төркиядән 47 Коръән-хафиз киләчәк.

Моннан тыш, республика мәчетләрендә һәр кич авыз ачулар оештырылачак. Аларның исемлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтында урнаштырылачак диелә. Шулай ук, Татарстанда "Рамазан – игелекле эшләр ае" хәйрия чарасы да игълан ителәчәк.

Республика ифтары быел Казан теннис академиясендә 26 һәм 27 майда узачак.

Быел ифтар ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым үткәреләчәк. Анда Казаннан һәм районнардан 10 000 якын мөселман һәм кунаклар катнашыр дип көтелә. Оештыручылар чакыру билетларының барлык теләүчеләргә дә җитмәячәген һәм Казан теннис академиясенең мөмкинлекләре чикле булуын искәртте.

Чакыру билетларын мөхтәсибәтләрдән алу мөмкин булачак. Академия бинасына сыймаучыларга ифтарда каралган барлык ризыклар махсус әзерләнгән ланч-боксларда биреләчәк, дип хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG