Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада "Белая река" төркемен оештыручыга 200 мең сум штраф салынды


Уфада экстремистик дип танылган "Белая река" төркемен оештыручыга интернеттагы язмалары өчен 200 мең сум штраф салынды. 27 яшьлек уфалы җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә гаепләнде.

Тикшерү комитетының Башкортстан бүлеге хәбәр итүенчә, әлеге төркем 2013-2014 елларда эшләгән. Шушы вакыт эчендә оешма республиканың бер районында "наци тамгасын халык алдына чыгарган, лидерга багышлап сугышу оештырган", моны видеога яздырган һәм язманы интернетка урнаштырган. Моннан тыш, Вконтакте һәм башка сайтларда "экстремистик фотоматериаллар" элгән дип тә беледерелә.

Гаепләнүче әлеге гамәлләрен танып, башка мондый эшләрне кабатламаячагы турында сөйләгән һәм ирегеннән мәхрүм итмәүне сораган.

Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, оешмада 30лап кеше торган. Тентүләр вакытында агитация материаллары, наци тамгалары төшерелгән киемнәр һәм әйберләр, оешманың низамнамәсе алынган.

XS
SM
MD
LG