Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы АКШка карата чикләүләр турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте


Русия Думасы АКШ чикләүләренә каршы тору турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Документ өчен утырышта булган барлык 412 депутат да уңай тавыш бирде.

Чикләүләргә каршы тору турындагы канун өлгесе белән беррәттән депутатлар Җинаять кодексына үзгәрешләр кертергә дә җыена. Әлеге үзгәрешләр Русия җирлегендә чит дәүләтләр чикләүләрен үтәү өчен җаваплылык кертүне күз уңында тота.

Канун өлгесенең икенче укылышы 17 майда булачак.

"АКШның һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы тору турындагы" канун өлгесе Русия Думасына апрельдә кертелгән иде. Документның беренче редакциясендә Кушма Штатлардан һәм башка дус булмаган илләрдән Русиягә авыл хуҗалыгы тауарлары, чимал, азык-төлек, хәмер, тәмәке һәм Русиядә аналогы булган дарулар кертү чикләнә диелгән иде. Исемлектә медицина техникасы да бар иде. Хәйрия оешмалары депутатларга дарулар һәм медицина җиһазларын тыелган исемлеккә кертмәүне таләп итеп мөрәҗәгать белән чыкты.

Җинаять кодексына кертеләчәк үзгәрешләр Русиядә чит илләр санкцияләрен үтәүчеләргә 600 мең сумга кадәр штраф салу һәм дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

XS
SM
MD
LG