Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУдагы актлар залына Миңтимер Шәймиев исеме биреләчәк


Казан федераль университеты ректораты Татарстан урамында урнашкан Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының актлар залына республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиев исемен бирү тәкъдимен хуплаган.

Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, ректорат утырышында Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе бинасындагы актлар залына Александр I, ә Сул Болак урамы, 44нче йорт адресында урнашкан кампустагы Тарих югары мәктәбе актлар залына тарихчы Карл Фукс исемнәрен бирү тәкъдиме дә хупланган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG