Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW футбол беренчелеге алдыннан Русиядә кеше хокуклары турында хисап чыгарды


Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы Дөнья футбол беренчелеге алдыннан Русиядә кеше хокуклары торышының начараюы турында хисап чыгарды.

Халыкара оешма стадионнар төзүчеләрнең хокуклары бозылу турында белдерә. HRW мәгълүматына караганда, эшчеләргә хезмәт хакларын вакытында түләмиләр, ә алар иминлекләренә куркыныч тудыручы шартларда эшли. 2018 елның апреленә дөнья чемпионаты төзелешләрендә 21 эшче һәлак булган диелә.

Моннан тыш, хокук яклаучылар Русиядә митинглар, тыныч урам җыеннары уздыру белән бәйле вазгыятьнең дә начараюы турында да яза. Атап әйткәндә, алар оппозиция вәкиле Алексей Навальный тарафдарларының тоткарлануын искә ала.

HRW оешмасының Европа илләре һәм Үзәк Азия өчен җавап бирүче җитәкчесе Һью Уильямс алман телекоманиясе ARD журналисты Һайо Зеппельткә дөнья чемпионатына килер өчен Русиягә виза бирмәүне дә ярамаган гамәл дип атый.

Хисапта Чечнядәге вазгыять тә сурәтләнә. Анда футбол беренчелеге вакытында Мисыр җыелма такымы яшәячәк.

HRW Халыкара футбол федерациясен Русиядәге кеше хокуклары белән бәйле хәлгә йогынты ясарга чакыра.

XS
SM
MD
LG