Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа берлеге аннексияләнгән Кырымда күпер ачуны тәнкыйтьләде


Кырым күпере
Кырым күпере

Чәршәмбе иртәсендә Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым ярымутравын Краснодар крае белән бәйләүче күпердән машина хәрәкәте ачылды. Украина, АКШ һәм Европа яңа күпер ачылуны тәнкыйтьләп чыкты.

Беренче машиналар Краснодар крае ягыннан Кырымга таба юл тотты. Машиналар Русия байраклары белән бизәлгән иде дип яза ТАСС.

Сишәмбе Керич бугазы аша күперне ачуда Русия президенты Владимир Путин да катнашты.

Украина җитәкчелеге әлеге күпер ачылуны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Украина президенты Петр Порошенко "безнең Кырымны ташлап чыгып киткән чакта бу күпер оккупантларга кирәк булачак", диде.

Күпернең ачылуын Европа берлеге һәм АКШ та тәнкыйтьләделәр. Европа берлегендә күперне Киевның рөхсәтен алмый төзү - Украинаның суверенитетын һәм бербөтенлеген бозу дип атадылар.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Хизер Нойерт Кырым Украина өлеше булып тора, ә "күпер төзү Русиянең халыкара хокукларны үтәмәвен күрсәтүче билге" дип белдерде. Күпер ярдәмендә Мәскәү "Кырымның оккупациясен ныгытмакчы була", дип саныйлар Дәүләт департаментында.

2016 елда АКШ финанс министрлыгы Керич күперен төзүче оешмаларга карата чикләүләр кертте. Киев, үз чиратында, Русиягә шикаять әзерли. Ул украин портлары күргән зыянны каплауны таләп итә.

Кырым күперенең озынлыгы 19 чакрым. Ул 2015 елда төзелә башлаган иде. Төп төзүчесе - Путинның дусты саналган миллиардер Аркадий Ротенбергның "Стройгазмонтаж" ширкәте. Төзелеш килешүенең рәсми күләме 230 миллиард сум диелә.

XS
SM
MD
LG