Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа мэры торак йортлар янында корбан чалуга каршы чыкты


Уфа шәһәре мэры Ирек Ялалов Корбан бәйрәмендә мәчетләр янында корбан чалуга каршы фикер белдерде.

"Бездә кайбер мәчетләр ишегалларында урнашкан. Кешеләр балконнардан елга булып аккан кан күрергә тиеш түгел. Без толерант җәмгыятьтә яшибез, шуңа күрә бер дин икенче дин вәкилләренең хокукларын кимсетмәскә тиеш. Моның өчен ябык урыннар оештыруны уйларга кирәк. Әйткәндәй, элек мондый әйбер юк иде, соңгы вакытта гына малларны кайда телиләр, шунда чала башладылар", дип китерә Ялалов сүзләрен ГорОбзор.

Әлеге фикерне Башкортстанның ветеринария идарәcе җитәкчесе Азат Җиһаншин да хуплаган. "Малларны йортлар янында, кеше күп җыелган урында чалу һәм биологик калдыкларны вакытында күммәү төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин", дигән ул.

16 майда Рамазан ае башланды. Корбан бәйрәме 21 август булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG