Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп Русиягә карата яңа чикләүләр әзерләргә кушты


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Русиянең ерак һәм якын аралыктагы ракетларны юк итү турындагы килешүне бозганы өчен Кремльгә карата яңа чикләүләр әзерләргә кушты. Бу хакта Ак йорт сайтында язылган.

Санкцияләр әлеге килешүнең өчен җавап бирүче затларга карата кертелергә мөмкин. Бу кешеләргә АКШтагы активларын туңдыру, илгә керүне тыю һәм президент "кирәк дип тапкан" башка чикләүләр куллану каралган.

Советлар берлеге һәм АКШ "ерак һәм якын ераклыктагы ракетларны юк итү турындагы" килешүне 1987 елның декабрендә имзалаган иде. Документ 500дән алып 5500 километрга кадәр очкан баллистик һәм канатлы ракетларны җитештерүне һәм сынауны тыя. Аның нигезендә Совет берелегендә һәм АКШта булган шундый ракетлар юк ителергә тиеш иде.

Мәскәү һәм Вашингтон бер-берсен килешүләрне бозуда гаепли.

XS
SM
MD
LG