Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы көнбатыш чикләүләренә җавап чаралары турында канун өлгесен икенче укылышта кабул итте


Русия думасы көнбатыш илләре чикләүләренә җавап чаралар күрү турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итте.

Документка беренче укылыштан соң берникадәр үзгәрешләр кертелде. Хәзер канун өлгесендә чикләүләр кертеләчәк тауарлар, өлкәләр һәм хезмәтләрнең конкрет исемлеге юк. Шулай итеп, Русиягә чит илдән дарулар кертүне тыю нормасы кабул ителмәде. Чикләүләр кагылачак тауарлар исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

17 майда депутатлар Русия җирлегендә чит дәүләтләр чикләүләрен үтәү өчен җинаять җаваплылыгы булдыру турындагы үзгәрешләрне дә икенче укылышта кабул итәргә тиеш иде. Ләкин аны карауны кичектерделәр.

Җинаять кодексына кертеләчәк үзгәрешләр Русиядә чит илләр санкцияләрен үтәүчеләргә 600 мең сумга кадәр штраф салу һәм дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

"АКШның һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы тору турындагы" канун өлгесе Русия думасына апрельдә кертелгән иде. Документның беренче редакциясендә АКШ һәм дус булмаган башка илләрдән Русиягә авыл хуҗалыгы тауарлары, чимал, азык-төлек, хәмер, тәмәке һәм Русиядә аналогы булган дарулар кертү чикләнә диелгән иде. Исемлектә медицина техникасы да бар иде. Хәйрия оешмалары депутатларга дарулар һәм медицина җиһазларын тыелган исемлеккә кертмәүне таләп итеп мөрәҗәгать белән чыкты.

Канун өлгесенең өченче, соңгы укылышы 22 майга планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG