Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новая газета": ICQ ярдәмендә хәбәрләшүне махсус хезмәтләр укый


Русиядә махсус хезмәтләр Mail.ru Group ширкәтенә караган ICQ ("Аська") мессенджерын кулланучыларның хәбәрләшүен уку мөмкинлегенә ия. 34 җинаять эше нигезендә чыгарылган хөкем карарларына анализ ясаганнан соң, "Новая газета" журналистлары шундый нәтиҗәгә килгән.

Роскомнадзор Русиядә Telegram-ны томалый башлаганнан соң, "Новая газета" басмасы кайсы мессенджерларның махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүен ачыкламакчы булган. Журналистлар сайлап алган җинаять эшләренең 14е ICQ ярдәмендә аралашу белән бәйле булган. Аларның яртысында махсус хезмәтләрнең кулланучылар хәбәрләшүен он-лайн укулары турында сүз бара диелә.

ICQ-да мондый хезмәттәшлек турындагы мәгълүмат һәм хәбәрләшүләрне онлайн уку мөмкинлеге бирү дөреслеккә туры килми дигәннәр.

16 апрель Русиядә мәхкәмә карары белән Telegram мессенджерын һәм аның белән бәйле IP-адресларны томалау башланды. Роскомнадзор Telegram ФСБга хәбәрләшү кодлары ачкычларын тапшырганчыга кадәр томалаулар дәвам итәчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG