Accessibility links

Русиянең яңа хөкүмәтендә Николай Никифоров юк


Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев
Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев

Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев Русия президенты Владимир Путинга яңа хөкүмәт исемлеген тәкъдим итте. Моңа кадәр Русия элемтә министры булып эшләгән чыгышы белән Татарстаннан булган Николай Никифоров исемлеккә кермәгән. Путин тәкъдим ителгән исемлекне хуплаган.

Моңа кадәр эшләгән министрларның күбесе вазифаларында кала. Алар арасында тышкы эшләр министры Сергей Лавров, саклану министры Сергей Шойгу бар.

Хөкүмәттә ун вице-премьер булачак. Антон Силуанов беренче вице-премьер һәм финанc министры итеп билгеләнгән.

Гадәттән тыш хәлләр министры итеп элек ФСбда эшләгән Евгений Зиничев расланды.

Владимир Мединский мәдәният министры вазифасында кала. Мәгариф һәм фән министрлыгы икегә бүленә. Ольга Васильева мәгариф министры була. Яңа барлыкка килгән югары белем һәм фән министрлыгын Михаил Котюков җитәкләячәк.

Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына Константин Носков билгеләнгән. Моңа кадәр әлеге министрлыкты җитәкләгән Николай Никифоров яңа хөкүмәттә юк. Ул министр булып 2012 елдан бирле эшләгән иде.

XS
SM
MD
LG