Accessibility links

Кайнар хәбәр

Техас мәктәбендә ут ачу нәтиҗәсендә корбаннар бар


Санта-Фе мәктәбе

Техас штатында билгесез кешеләр мәктәптә уч ачкан. Мәктәпкә "агышыгыч ярдәм" машиналары килгән.

АКШтагы Санта-Фе шәһәрендә (Техас штатының көньяк-көнчыгышында ) мәктәптә атышлар булган. Кимендә сигез кешенең үлеме турында әйтелә.

Һөҗүмдә ике кеше катнашкан диелә. Аларның икесе дә тоткарланган. Бу хакта Твиттерда бүлгенең полиция җитәкчесе Харрис Эд Гонсалес яза.

АКШ президенты Дональд Трамп чыгыш ясап, үлүче һәм яраланучыларның якыннарының кайгысы белән уртаклашты. Ул бүгенге көнне "бик кайгылы" дип атады.

XS
SM
MD
LG