Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубада казага тарыган очкычта йөздән артык кеше булган


Каза урыны

Медиа чаралары кимендә өч кешенең исән калуын хәбәр итә.

Куба башкаласы Һаванада, Һосе Марти һава аланыннан күтәрелеп киткән Boeing-737 очкычы җиргә килеп төшкән. Очкычта 113 кеше булган дип хәбәр ителә, алар арасында 104 юлчы, калганнары - экипаж. Казаның ихтимал сәбәпләре турында әлегә хәбәр ителми.

Каза урынында кимендә өч исән калган кеше табылган, дип яза Granma газеты. Аларның хәлләре авыр, исән калучылар хастаханәгә җибәрелгән, ди басма.

Җирле халык Аssociated Press-ка берничә кешене ашыгыч ярдәм машинасында алып китүләрен әйткән.

Очкыч Кубаның Олгин шәһәренә юл алган булган. Ул Cubana de Aviación һава ширкәтенә карый. Һәлакәт урынында коткару хезмәтләре эшли. Каза урынына Куба президенты Мигел Диас-Канель да килгән.

XS
SM
MD
LG