Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" активисты: мәчеттә татар телен яклау митингы турында кәгазь таратуга рөхсәт итмәделәр


Батырхан Әгъзамов. Архив фотосы.
Батырхан Әгъзамов. Архив фотосы.

"Азатлык" берлеге активисты "Ярдәм" мәчетендә татар телен яклау митингына өндәү кәгазен таратуга рөхсәт бирмәүләрен әйтә. "Ярдәм" мәчетендә әйтүләренчә, активистка килештерү өчен иртәгә килергә кушылган.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовка Казанның "Ярдәм" мәчетендә митинг турында белдерү таратырга рөхсәт ителмәгән. Бу хакта Азатлык радиосына Әгъзамов үзе әйтте.

"Бүген "Ярдәм" мәчетендә авыз ачудан соң Казанда 20 май көнне татар телен яклап узачак митинг турында кәгазьләр таратмакчы идем. Мәчет картлары миңа мәчеттә дә, [onnf мәчеттән читтә дә рөхсәт итмәде", диде активист.

Казанның "Ярдәм" мәчетендә Азатлыкка әйтүләренчә, алар Әгъзамовка кәгазьләрне таратуны килештерү өчен иртәгә (шимбә)көнне килергә кушкан.

"Барысы да алдан килештереп эшләнә бит. Авыз ачудан соң инде караңгы, өстәлләрне дә җыештырасы бар. Җитмәсә кәгазьләр бик вак хәреф белән язылган һәм укырга җайсыз.

Ишегалдындагы машина кую урыны да мәчеткә карый, шуңа анда берәр хәл булса да мәчет җавап бирә.

Безнең татар телен яклау чарасына бернинди каршылыгыбыз юк. Күптән түгел үзебез татар теле курсларын уздырып, 60 кешене өйрәтеп чыгардык", диделәр "Ярдәм" мәчетендә.

XS
SM
MD
LG