Accessibility links

Кайнар хәбәр

БКО: Донбасста Русия булышкан кораллы сугышчылар 43 тапкыр ут ачты


Украина хәрбиләре. Архив фотосы
Украина хәрбиләре. Архив фотосы

Украина Берләшкән көчләр операциясе (БКО) идарәсе хәбәр итүенчә, Донбасста Русия булышып торган кораллы сугышчылар 18 май миномет һәм артиллериядән 43 тапкыр ут ачкан.

"Шуның эченнән 10 тапкыр 152 һәм 122 миллиметрлы артиллерия, 120 һәм 82 миллиметрлы минометтан аттылар. Безнең гаскәрләр дошманга каршылык күрсәтте", диелә иртән ясалган нәтиҗә хәбәрендә. Луһански юнәлешендәге Новозванка, Попасная һәм Троицкое авылларына һөҗүм булган. Һорловка, Донецки, Мариуполь юнәлешендәге авылларга да һөҗүмнәр булуы турында әйтелә.

БКО украин хәрбиләре арасында югалтулар юк дип белдерә. "Күзләү хәбәр итүенчә, русияле-оккупация көчләренең ике кораллы сыгушчысы һәлак булган, өчәү яраланган", диелә хәбәрдә.

Корллы сугышчыларның сайтлары әлеге хәбәрләрне расламый һәм инкарь дә итми.

Русия Кырымны аннексияләгәч, Донбасста 2014 елдан бирле кораллы бәрелешләр дәвам итә. Украина һәм Көнбатыш илләр Русияне сепаратистларга булышуда гаепли. Кремль бу гаепләүне кире кагып, Донбасста үз теләге белән киткәннәр генә булырга мөмкин дип белдерә. БМО мәгълүматларына күрә, низаглы төбәктә 10 меңнән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG