Accessibility links

Казаннар йортларын сүтүгә каршы митингка чыкты


Юл төзү сәбәпле өйләре сүтеләчәк кешеләр Тинчурин паркында митингта. Казанский репортер фотосы
Юл төзү сәбәпле өйләре сүтеләчәк кешеләр Тинчурин паркында митингта. Казанский репортер фотосы

Юл төзү сәбәпле өйләрен сүтүгә каршылык белдереп дистәләрчә кеше Казанның Тинчурин исемендәге паркка митингка чыкты.

Новая Сосновка, Карьер, Салмач, Большие Клыки бистәләре кешеләре хакимиятләрнең юл төзү һәм шул сәбәпле өйләрне сүтү планына каршы. Митингта катнашучылар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге проблемга игътибар бирер дип өметләнә.

Митингта катнашучылар кулларына "Йортларны сүттермибез", "Берәүләр өчен яхшылык эшләп, икенчеләрнең тормышын җимермәгез!", "Башкарма комитетка кеше язмышы кирәкми", "Генераль план минем өйне җимерәчәк, әмма гаделлеккә ышанам" дигән һәм башка язулар күтәреп торды. Бу хакта Казанский репортер хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG