Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "оппозиция йөрүен" оештыручы 20 тәүлеккә сак астына алынды


Андрей Бояршинов
Андрей Бояршинов

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе 5 май "Ул безгә патша түгел" чарасыннан соң Казан үзәгендә "оппозиция йөрүе" үткәрергә тәкъдим иткән Андрей Бояршиновны 20 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Бояршинов 18 май "Япеев" полиция бүлегенә килгән, шунда тоткарланган, дип хәбәр итә Idel.Реалии.

11 май "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәре Бояршиновны урам чарасын кабат бозу, йә булмаса куелган таләпләрне үтәмәү маддәсе нигезендә административ эш ача.

Полиция активист Бауман урамында "килештерелмәгән йөреш оештырды" дип белдерә. Вконтактега куйган "чакырулы комментарларын" да канун бозу буларак күрсәтә.

Бояршинов мәхкәмәдә чыгыш ясап: "Полиция беркетмәсе белән килешү авыр, чөнки чара митинглар турында канунга туры килми", дип белдерде. Активист сүзләренчә, "оппозиция йөрүе”ндә шигарләр әйтелмәгән һәм язулар да кулланылмаган.

Адвокат Азат Габделвәлиев йөрүнең алдан билгеләнгән маршруты булмаганга аны чара итеп тану ярамый дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин инаугурациясе алдыннан 5 май илдәге башка шәһәрләр белән бергә Казанда да Дәрвишләр бистәсендә 200ләп кеше катнашында "Ул безгә патша түгел" митингы узды. Аннан соң Казан үзәгендә йөрүгә чыктылар.

XS
SM
MD
LG