Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Нурие Биязова вафат


Нурие Биязова
Нурие Биязова

Быел язын Нурие Биязова 1944 елда кырымтатарларның илдән сөрелүенә багышланган автобиографик китабын чыгарды.

Кырымның Белогорски шәһәрендә 90 яшендә кырымтатар милли хәрәкәте ветераны Нурие Биязова вафат булды. Бу хакта Крым.Реалиига Кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров хәбәр иткән.

"Бүген без кайгылы хәбәр – Нурие Биязованың вафаты турында ишеттек. Без Кырымга кайткач ул кырымтатар милли хәрәкәте активистларының берсе иде. Карасубазарда (Белогорски) аның өендә җыела идек, ул безнең язмаларны басты, мәкаләләр язды. Милли хәрәкәт өчен зур эшләр башкарды", ди Джеппаров.

Быел язын Нурие Биязова 1944 елда кырымтатарларның илдән сөрелүенә багышланган автобиографик китабын чыгара.

Нурие ханым 1928 елда Бакчасарайда туа. 1944 елның 18 маенда Үзбәкстанга сөрелә, анда әти-әниләрен һәи ике кыз туганын җирли. 1989 елда Кырымга кайта һәм милли мәнфәгатьләр өчен эшчәнлек башлый.

XS
SM
MD
LG