Accessibility links

Бакчасарайда тентүләр: Мустафаев йорты янына халык җыела


Сервер Мустафаев
Сервер Мустафаев

Бакчасарайда "Крымская солидарность" оешмасы координаторларының берсе Сервер Мустафаев йортында тентү уза. Активистка теләктәшлек күрәстер өчен йорты янына халык җыелган.

Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә "Хизб ут-Тәхрир эше" кысаларында шикләнелүченең хатыны Мумине Салиева хәбәр итә.

21 май иртәнге якта Русиянең куәт көчләренең Кырымда янә тентүләр уздыруы билгеле булды. Бер тентү Бакчасарайда "Крымская солидарность" координаторы Серевер Мустафаев, икенчесе Бакчасарй районы Топчыкой (Долинное) авылында Эдем Смаилов йортында диелде.

Федераль иминлек хезмәте, Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелеп, Кырымда ике кеше тоткарланды дип белдерә. Аларның исемнәре хәбәр ителми.

Русия аннексиясеннән соң Кырымда бәйсез журналистларның, кырымтатар хәрәкәте активистларының, Русиядә тыелган Кырымтатар халкы мәҗлесе әгъзаларының, шулай ук "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән кешеләрнең йортларында даими тентүләр узып тора.

"Хизб ут-Тәхрир" – халыкара исламчы сәяси фирка. Ул тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя һәм күп кенә илләрдә тыелмаган. Әмма Русия Югары мәхкәмсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчылык оешмасы дип таныды. Русия җинаять кодексында "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының бүлеген оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган.

Хокук яклаучылар “Хизб ут-Тәхрир” эше нигезендә хөкем ителүчеләр дин тотулары өчен эзәрлекләнә дип саный.

XS
SM
MD
LG