Бу хакта The New York Times басмасына Дональд Трампның юристы Рудольф Джулиани сөйләгән. Мюллер АКШ президентының "Русия эзен" тикшерүгә киртә кую-куймавы турында нәтиҗә ясачак диелә.
Джулиани фикеренчә, әгәр тикшерү озакка сузылса, бу ноябрьдә АКШ Конгрессына булачак ара сайлау вакытында сайлаучыларга басым ясарга мөмкин.
Апрельдә The New York Times Мюллер Трамп адвокатларына Русиянең 2016 елгы АКШ президентын сайлауга тыкшыну ихтималы белән бәйле 40тан артык сорау җибәргән дип язган иде.
АКШта узган президент сайлауга Русиянең тыкшынган булу ихтималы тикшерелә. Трамп штабы демократлар намзәте Һиллари Клинтонга каршы Кремль белән яшерен рәвештә килешеп эш иткән булырга мөмкин диелә. Трамп та, Кремль дә моны кире кага.