Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Кудрин Хисап пулаты рәисе итеп билгеләнде


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Русия президенты тәкъдиме белән Русия думасы Алексей Кудринны Хисап пулаты рәисе вазифасына билгеләде.

Кудринның намзәтен "Бердәм Русия" фракциясе тәкъдим иткән иде. Аннан тыш КПРФтан депутат Юрий Синельщиков, ЛДПРДан аудитор Максим Рохмистров, "Гадел Русиядән" думаның финанс базары комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков тәкъдим ителгән иде.

Дәүләт Думасы узган атнада моңа кадәр Хисап пулаты рәисе булып эшләүче Татьяна Голикованын вәкаләтен вакытыннан алда туктатты. Ул хәзер социаль мәсьәләр буенча вице-премьер булып эшли.

Кудрин 2011 елдан бирле дәүләт оешмаларында эшләми. Дмитрий Медведев президент чагында килеп туган низагтан соң Кудрин вице-премьер һәм финанс министры вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Ул Сивиль инициативалар комитеты дип аталган оешма булдырып, шуны җитәкләде.

Хисап пулаты илнең төп финанс контроле оешмасы булып тора. Ул хөкүмәттән аерым һәм парламентка буйсына. Канунга ярашлы, Хисап пулаты рәисе президент тәкъдиме белән Дума тарафыннан алты елга билгеләнә.

XS
SM
MD
LG