Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләре үзгәрә


Башкортстан Корылтае депутатлары республиканың дәүләт байрагы һәм гимнын куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә җыена.

Үзгәрешләрне карау 31 майга планлаштырылган дип яза РБК.

Депутатлар байрак республиканың барлык мәктәп биналарында яки ишегалларында һәрвакыт эленеп торуны тәкъдим итә. Шулай ук байрак мәктәпләр уздырылган барлык массакүләм чараларда да күтәрелергә тиеш.

Гимн мәктәпләрдә һәм колледжларда 1 сентябрьдә беренче дәрес алдыннан һәм дәүләт, муниципаль бәйрәмнәргә багышланган тантаналарда яңгырарга тиеш булачак.

"Әлеге норманы кабул итү гимнны укучылар мәҗбүри рәвештә җырларга тиеш дигән сүз түгел. Алар аны үз теләге белән генә җырларга мөмкиннәр", дигәннәр Башкорстан Корылтаеның матбугат үзәгендә.

Моннан тыш, гимн һәйкәлләр, истәлек билгеләре ачылганда, дәүләт бәйрәмнәренә багышланган тантаналы җыелышларның ачылышында һәм ябылышында яңгырарга тиеш булачак. Моңа кадәр бу ихтыяри иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG