Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Booking.com хезмәтен чикләргә мөмкиннәр


Русия мәдәният министрлыгы АКШ чикләүләренә җавап итеп Booking.com аша кунакханәләрдә онлайн режимда бүлмәләр алу хезмәтен чикләү тәкъдиме белән чыкты.

Бу хакта Ростуризмга килгән хатка нигезләнеп РБК яза. Оешма бу мәсьәләгә карата җавабын 4 июньгә кадәр бирергә вәгъдә итә.

Әлеге инициатива белән моңа кадәр "Свой туристический сервис" ширкәте җитәкчесе Сергей Войтович хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән иде. Ул Booking.com аша бүлмәләр алу бары тик Русия кунакханәләре һәм бары тик ил эчендәге мөштәриләр өчен генә чикләргә кирәк дип тәкъдим ясады. Аның сүзләренчә, ширкәт Русиянең күпчелек кунакханәләрендәге урыннарны сатуда бердәнбер хезмәт булып тора һәм туристларның мәгълүматын саклау һәм анализлау мөмкинлеге ала.

Интернет аша бөтен дөнья кунакханәләрендә бүләмәләр алу өчен уйлап чыгарылган Booking.com хезмәте 1996 елдан бирле эшли. Ул Booking Holdings ширкәтенә карый.

22 майда Русия думасы көнбатыш илләре чикләүләренә җавап чаралар турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте.

Канун өлгесендә чикләүләр кертеләчәк тауарлар, өлкәләр һәм хезмәтләрнең конкрет исемлеге юк. Чикләүләр кагылачак тауарлар исемлеген хөкүмәт билгеләячәк.

XS
SM
MD
LG