Бу хакта "Новая газета"да дөнья күргән ачык хатта белдерелә.
Тугыз корбан туганнарының мөрәҗәгате Русиядә узачак футбол дөнья беренчелеге алдыннан җибәрелгән. Аның авторлары ярышлар "изгелек рухында" узсын дип тели. Шул ук вакытта алар Бердәм тикшерү төркеме (JIT) хисабында фаҗига өчен җаваплы кешеләрнең исемнәре аталыр дип өметләнә.
"Новая газета" хәбәренчә, тикшерү турында яңа мәгълүмат пәнҗешәмбе дөнья күрәчәк. Экспертлар очкыч бәреп төшерелгән ракет корылмасын Донбасска китерүгә катышы булучыларның исемнәрен атар дип көтелә.
"Боинг" МН17 Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.
Нидерланд уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Малайзиянең "Боинг 777" очкычы "Бук" 9М314М ракеты белән бәреп төшерелгән.
Ракет Украина көнчыгышының сепаратистлар контролендә булган өлешеннән җибәрелгән, диелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ракетны Русиядән китергәннәр. Ләкин һөҗүмне сепаратистлар оештырганмы яки ул Русия хәрбиләре ярдәме белән башкарылганмы - анысын төгәлрәк ачыклау эшләре бара. Мәскәү очкыч казасына катнашын кире кага. Тикшерү эшләре дәвам итә. Гаепләүләр әлегә белдерелмәде. Шикләнелүчеләрнең дә исемнәре аталмады.