Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бензин бәясе арту сәбәпле монополиягә каршы хезмәт утырыш уздырды


Башкортстанда машина ягулыгы бәяләре шактый арту сәбәпле Монополиягә каршы федераль хезмәтнең республика бүлеге бүген утырыш уздырды.

Утырышта зур нефть ширкәтләре вәкилләре дә катнашкан дип хәбәр итә evo-rus.com

Бер ай эчендә республикада ягулык бәяләре инде биш тапкыр артты. Соңгы тапкыр 23 майда бер литр бензин бәясе 60 тиенгә артты. Монополиягә каршы хезмәт, бәяләрнең нигезсез артуы ачыкланса, чаралар күрү белән янады.

Элегрәк монополиягә каршы хезмәт машина ягулыгы бәяләренең артуы инфляциядән югарырак булу мөмкинлеге турында белдергән иде. Бәя арту икътисади кризис яки Көнбатыш чикләүләре белән түгел, ә дөнья базарында нефть бәясенең артуы белән бәйле. Әлеге хезмәт акцизларны киметергә яки һичьюгы ягулык бәяләренә сыгылмалы акцизлар кертү мөмкинлеге турында сөйләшергә чакыра.

Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев хөкүмәт “йоклап ятмаска”, ә тиз һәм нәтиҗәле эш итәргә тиеш дип белдерде.
“Без бит соңгы арада акцизларның шактыр күтәрелгәнлеген аңлыйбыз. Без финанс министры Антон Силуановка сыгылмалы акцизларны кире кайтарырга тәкъдим иттек. Дөнья базарында бәяләр, мәсьәлән мичкәсе 90 доллардан артса, акцизлар киметерелергә тиеш”, диде Артемьев.

XS
SM
MD
LG