Accessibility links

Кайнар хәбәр

Mail.ru һәм "Спутник" порталлары Telegram-ны күрсәтми башлады


Mail.ru һәм "Спутник" аша Telegram мессенджеры сайтын табу мөмкинлеге ябылды.

Роскомнадзор "Коммерсантъ"ка белдерүенчә, алар томаланган ресурсларга керү мөмкинлеген ябу өчен булдырылган Федераль дәүләт мәгълүмат системына кушылган. Бу - канун таләбе диелә.

"Коммерсантъ" язуынча, Google белән "Яндекс" әлегә Telegram сылтамаларын бетерми, әмма андый мөмкинлекне сынап карый.

Telegram кулланучыларның язышуларын шифрлау ачкычларын ФСБга тапшырудан баш тартканнан соң 16 апрельдә Роскомнадзор Русиядә әлеге мессенджерны томалый башлады. Нәтиҗәдә 20 миллионлап IP-адрес томаланды, Русиянең күп кенә сайтлары һәм хезмәтләре эшчәнлегенә зыян килде. Моннан тыш Роскомнадзор Telegram-ны томамлауны әйләнеп узу мөмкинлеге бирүче 80 VPN-ны һәм прокси-хезмәтләрне дә томалады.

50-дән артык халыкара һәм Русия хокук яклау оешмалары Telegram-ны томалауны хөкем итте, "фикер белдерү ирегенә һәм интернетта шәхси тормыш кагылгысызлыгына һөҗүмне" туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG