Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты Төньяк Корея башлыгы белән очрашудан баш тартты


Дональд Трамп
Дональд Трамп

АКШ президенты Дональд Трамп Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын белән очрашудан баш тарткан. Очрашу Сингапурда 12 июньгә планлаштырылган иде.

Очрашудан баш тарту турында Трамп Ким Чен Ынга хат язган.

Әлеге хатта Төньяк Корея ягыннан яңгыраган соңгы “нәфрәткә һәм дошманлыкка нигезләнгән”белдерү күптән көтелгән очрашуны уздыруга киртә булып тора, диелә.

"Әлеге хат аркылы Сингапур саммитының булмаячагын искәртәм", диелә документ текстында.

Шулай да Трамп киләчәктә саммитның узачагын кире какмый.

"Күпмедер вакыттан соң очрашуга өметләнәм һәм хәзер үз өйләренә гаиләләре янына кайткан тотыкларны азат итүегезгә рәхмәт белдерәм", дип яза Трамп Ким Чен Ынга хатта.

АКШ президенты Төньяк Корея җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп, бу мөһим чара турында фикерегез үзгәрсә миңа шалтыратырга яки язарга шикләнмәгез дип әйтә.

"Дөнья һәм бигрәк тә Төньяк Корея күптән көтелгән дуслыкка һәм татулыкка юл тоткан мөмкинлеген ычкындырды. Бу мөмкинлекне югалту тарихта күңелсез момент булып калачак", диелә Трамп хатында.

XS
SM
MD
LG