Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Канун нигезендә мондый тикшерү 30 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.
Сидякин фикеренчә, "Вечерняя Казань"да 18 майда чыккан "Ну о-очень черные рабочие: в Казани при подготовке к ЧМ используют труд негров" дигән язмада "чернорабочих" сүзе куштырнаклар эченә алынган, шунлыктан ул расага мөнәсәбәтле мәгънәдә һәм саркастик формада кулланылган.
Депутат республика прокуроры Илдус Нәфыйковтан матбугат чарасының кануннарны үтәвенә бәя бирүне сорый.
Әлеге мәкаләдә сүз Казанда Дөнья футбол беренчелегенә әзерлек вакытындагы төрле эшләр өчен Африка студентларын җәлеп итү турында бара.