Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчендә өч ел медицина кыскычы йөрткән хатынга 700 мең сум түләү карары чыкты


Айсинә Зиндусова
Айсинә Зиндусова

Башкортстан Югары мәхкәмәсе операция белән бала тапканнан соң эчендә өч ел буе медицина кыскычы йөрткән Айсинә Зиндусовага бала табу йортыннан 700 мең сум компенсация түләтү карары чыгарды.

Мәхкәмәгә бу юлы да Уфаның 3нче бала табу йорты вәкилләре килмәде. Зиндусова әлеге акчаны алыргамы яки баш тартыргамы икәнен әлегә хәл итмәгән. Мәхкәмә карарын кулга алгач адвокатым белән бергә хәл итәчәкмен диде ул Азатлыкка. Моңа кадәр дәгъвә күләме биш миллион сум иде.

2012 елда икенче баласы Камиләне тапканда табиблар Зиндусованы ярып баланы ала, әмма аның эчендә 22 сантиметр озынлыктагы кыскычны онытып калдыра. Яшь әнинең шуннан соң эче нык авырта башлый. Мәләвезгә кайткач хастаханәдән хастаханәгә йөрүләр, тикшеренүләр дә нәтиҗә бирми.

2015 елда гына табиблар аның эчендә медицина кыскычы барлыгын ачыклый. Ашыгыч рәвештә операция ясап, кыскынчы алалар.

Зиндусова республика сәламәтлек саклау министрлыгын һәм Уфаның 3нче бала табу йортын мәхкәмәгә бирә. Тик җавап бирүчеләр төрле сәбәпләр табып утырышларга килми.

Бүгенге карарны Айсинә Зиндусова ун көн эчендә шикаять итә ала.

XS
SM
MD
LG