Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия миллиардеры Борис Минц гаиләсе белән илдән киткән


Борис Минц
Борис Минц

Русия миллиардеры Борис Минц һәм аның өч улы гаиләләре белән Британиягә киткән. "Вазгыять киеренке, китү тынычрак", дип аңлаткан "Ведомости" чыганагы.

Басмага бу хакта олигарх даирәсендәге чыганаклар һәм бер федераль түрә хәбәр иткән. "Вазгыять киеренке, китү тынычрак", дип аңлаткан аларның берсе.

Борис Минц Русиянең иң бай йөзлегенә керә. Forbes мәгълүматына караганда, аның байлыгы 1,3 миллиард доллар тәшкил итә. Узган гасырның туксанынчы елларында ул Русия президенты идарәсе җитәкчесе булды, соңрак озак еллар "Уң көчләр берлеге" (Союз правых сил) фиркасендә торды.

Минцның төп активы - O1 Properties ширкәте. Ул алдагы берничә ай эчендә сатылырга мөмкин. Басма мәгълүматынча, O1 Properties-ны "Регион" һәм Роснефть" ширкәтләре белән бәйле ширкәт алыр дип фаразлана.

Борис Минц АКШның "Кремль хисабына" кертелгән.

21 май Британия парламентының түбән пулаты "Мәскәү алтыны: Британиядә Русия коррупциясе" дип аталган хисап чыгарды. Аның авторлары Русиядән килгән "пычрак акчалар" Британия тышкы сәясәтенә зыян сала дип белдерде.

Элегрәк Британия эчке эшләр министры Эмбер Радд бай русияләргә бирелгән визаларны тикшерә башлау турында хәбәр иткән иде. Лондон әлеге адымга элекке күзләү офицеры Сергей Скрипаль һәм аның кызын агулаудан соң барырга мәҗбүр булды диелде.

Узган атнада миллиардер Роман Абромовичның Британия визасын озайтуда проблемнар килеп чыгуы турында билгеле булды.

XS
SM
MD
LG