Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә өстәмә кыйммәт салымы 20 процентка җитәргә мөмкин


Русия хөкүмәте өстәмә кыйммәт салымын (НДС) 18 проценттан 20 процентка кадәр арттыру мөмкинлеген карый. Бу Путинның "май фәрманнарын" үтәү өчен алты ел эчендә казнага 2 трлн сум кертәчәк диелә.

Путинның "май фәрманнарын" үтәргә сигез трлн акча җитми. "Ведомости"га берничә түрә хәбәр иткәнчә, хөкүмәттә салымнарны күтәрми генә акча таба алмаганнар. Өстәмә кыйммәт салымын арттыру әлегә иң өстенлекле вариант булып тора диелә.

Моннан тыш, өстәмә кыйммәт салымын түләгәндә бирелә торган 10 процентлык ташламадан да баш тартырга мөмкинннәр.

Тагын ике трлн сумны пенсия яшен арттыру китерәчәк дигән бер чыганак. Ләкин ул кайчан һәм күпмегә арттырыласын әйтмәгән.

Узган атнада Петербур икътисад форумында Русия финанс министры Антон Силуанов илдә салымнарны алдагы алты елда үзгәртү планлаштырылмый дип белдергән иде.

"Дәүләт тотрыклы шартлар тудырырга тиеш. Беренче чиратта бу - салымнар. Алдагы алты елда без салымнарны үзгәртмәячәкбез", диде министр.

XS
SM
MD
LG