Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова интернетта акча җыеп яңа альбом чыгарырга җыена. Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә салынган җырлар җыентыгы "Алты көн ярату" дип аталачак.

Альбомны чыгаруга ярдәм итү өчен җырчы Planeta.ru платформасында акча җыю башлаган. Җыентык татар, инглиз һәм урыс телләрендә булыр дип көтелә. Әлеге кампания уңышка ирешсен өчен, җыентык чыгаручылар халыкара тыңлаучылар игътибарын да җәлеп итмәкче.

Альбомга алты төп композиция һәм өстәмә бонус-треклар керәчәк. Саунд-продюссер - Һолландиядән музыкант Михиль Холландерз.

Краудфандинг кампаниясенә Дөнья татар яшьләре форумы, "Yummy music" музыкаль лейблы, "Юлбасма" нәшрияты теләктәшлек күрсәтә. Хореограф Нурбәк Батулла, башкаручы Мубай, режиссер Илшат Рәхимбай, музыкаль тәнкыйтьче Артемий Троицкий, музыкант һәм продюссер Олег Нестеров һәм башкалар ярдәм күрсәтергә ризалашкан.

"Бу проект белән альбомымны туган телемә һәм дә тамырларыма багышлыйм, алар мине бар иттеләр. Татар мәдәнияте һәм музыкасы үсәргә, киңәергә тиеш. Бер урында торып калырга ярамый. Хәзерге көндә яңа татарча проектларның мөhимлеген үзегез беләсез инде", ди Зөлфия Камалова.

Җырчы әлгә 250 мең сум җыярга планлаштыра. Бу кирәкле сумманың яртысы. Уңышка ирешсәләр, икенче этапта калган яртысын җыеп бетерергә яисә башка эре финанс чыганаклары эзләп табарга җыеналар. Камалова үз тыңлаучылары ярдәменә өметләнә.

Зөлфия Камалова Удмуртиядә туып үскән. Хәзер Австралиядә яши. Моңа кадәр төрле телләрдә тугыз җыентыгын чыгарды. 2012 елда аңа Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG