Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкүмәт "ят агентларны" экспертизаларда катнашудан читләштерергә тәкъдим итә


Русия хөкүмәте "ят агент" дип танылган оешмаларга кануннарны коррупциягә каршы экспертизалауда катнашуны тыярга тәкъдим итә. Бу хактагы яңа канун өлгесе Русия думасына кертелгән.

"Әлеге юридик затларның социаль һәм сәяси институтларга йогынты ясавына юл куймау - конституцион төзелеш нигезләрен яклауга юнәлгән дәүләт хакимияте оешмаларының өстенлекле гамәле", диелә документта.

Моннан тыш, экспертиза ясаудан халыкара оешмалар вәкилләрен, хөкем ителгән һәм ышанычны югалту сәбәбе белән вазифаларыннан алынган кешеләрне читләштерү дә тәкъдим ителә.

Русия каннуннарына ярашлы, "ят агентлар" дип чит илдән финансланучы һәм сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче оешмалар атала. "Сәяси эшчәнлек" дигәндә "дәүләт оешмалары эшчәнлеге турында фикер тарату", "аларга мөрәҗәгать итү, сайлауларны күзәтү" һәм башкалар күз уңында тотыла.

XS
SM
MD
LG