Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды


Сүрия Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Бу хакта Сүрия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә әйтелә.

Абхазия башкаласы Сухумида һәм Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалида Сүрия илчелеге, ә Димәшктә Абхазия һәм Көньяк Осетия вәкиллекләре барлыкка киләчәк.

2008 елда Русия үзбилгеләнгән Абхазия һәм Көньяк Осетиянең бәйсезлеген таныды. Бу Русия белән Грузия арасында чыккан кыска сугыштан соң булды. Тифлис һәм Көнбатыш илләре әлеге җирләрне Грузиянең оккупацияләнгән җирләре дип саный. Русиядән тыш, әлеге ике төбәкнең бәйсезлеген Никарагуа, Венесуэла, Науру Республикасы, Вануату һәм Тувалу таныды. Ләкин соңрак Вануату һәм Тувалу бу карарларыннан баш тартты.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы Сүрия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү эшен башлау турында белдерде.

Узган атнада АКШ дәүләт секретаре Майк Помпео Мәскәүне Көньяк Осетия һәм Абхазиядән гаскәрләрен чыгарырга чакырды. Ул Вашингтон әлеге төбәкләрне Грузия җирләре дип саный һәм Тифлискә ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк дип белдерде.

Сүриядә 2015 елдан бирле Русия гаскәрләре президент Бәшәр Асад режимына ярдәм итә.

XS
SM
MD
LG