Льеж прокуроры сүзләренчә, һөҗүм итүче кеше хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә пычак белән ташлана һәм берсенең коралын алып аларны атып үтерә. Шулай ук ул әлеге вакыйганың шаһитен дә атып үтерә. Соңыннан мәктәп бинасына йөгереп керә, җыештыручыны тотык итеп ала. Атыш нәтиҗәсендә һөҗүм итүче үтерелә, җыештыручы азат ителә.
Бельгиянең RTBF телеканалы хәбәр итүенчә, һөҗүм итүче 36 яшьлек Бенжамэн Эрман булган. Ул моңа кадәр вак җинаять өчен хөкем ителгән, төрмәдә утырган диелә. Телеканал мәгълүматынча, төрмәдә чагында ул радикал тарафка авышкан.
Льежга Бельгия патшасы Филипп һәм премьеры Шарль Мишель киләчәк диелә.