Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты җитәкләгән оешма 5 млн сумга машина алырга җыена


Әсфән Галәвов
Әсфән Галәвов

"Метроэлектротранс" оешмасы 5 млн сумга Audi Q7 машинасы алырга җыена. Дәүләткә сатып алу сайтындагы мәгълүматка сылтанып әлеге хәбәрне Алексей Навальныйның Казандагы штабы таратты.

"Бу - бюджет оешмасы. Дәүләткә сатып алу сайтында машина оешманың үз акчасына алыначак диелә. Әлеге акчалар оешмага түләүле хезмәт: реклам, аренда белән керә. Әгәр безнең салымнар метроны төземәсә, "Метроэлектротранс" реклам өчен бернинди дә урын бирә алмас иде", диелә Навальный тарафдарлары тикшерүендә.

Активистлар оешманы Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты Әсфән Галәвов җитәкләвен искә төшерә.

"2018 елның мартында элекке Ауди машинасында Галәвов юл казасына эләкте. Lada каршы як юлга чыгып, депутат машинасына бәрелде. Әсфән Галәвов үзе һәм аның юлчылары зыян күрмәде, ә менә Lada йөртүчесе һәлак булды. Казага очраган Аудиның язмышы турында белмибез, тендер уйнатыла икән, димәк оешма җитәкчесен ул машинада йөрү сөендерми", ди Навальный штабы вәкилләре.

Алар шулай ук Казанда метроның икенче тармагын төзүдән баш тартулары турында да әйтеп уза.

Якын арада Казанда "Дубравная" метро станциясе ачылырга тиеш. Аның ачылышын берничә тапкыр кичектерделәр. Казанның 2035 елга кадәр төзелгән яңа генпланына метроның икенче тармагын төзү кермәгән.

XS
SM
MD
LG