Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Русия журналисты Аркадий Бабченко атып үтерелгән


Аркадий Бабченко
Аркадий Бабченко

Журналист Аркадий Бабченко Киевта билгесез кеше тарафыннан үзе яшәгән йортта атып үтерелгән.

Киевта Русиянең оппозициядәге журналисты Аркадий Бабченко атып үтерелгән. Аның үлеме турында хәбәрне Украинаның Югары радасы депутаты Антон Геращенко раслады.

"Өендә ипи беткәч, Аркадий кибеткә киткән. Үтерүче аны подъездда, баскыч янында көтеп торган. Аркадий фатир ишеген ачкач, үтерүче аның аркасына берничә тапкыр аткан", дип яза үзенең Facebook битендә Геращенко.

Киев полициясе идарәсе сүзчесе Оксана Блыщик Бабченко исемен атамаса да, "1977 елда туган Русия ватандашы, телеканалларның берсендә алып баручы" үлемен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, журналист ашыгыч ярдәм машинасында җәрәхәтләрдән үлгән. Ул атышның Никольско-Слободская урамындагы йортта булганын хәбәр итте.

ATR кырымтатар телеканалы мөдире урынбасары Айдар Муждебаев "Мин Аркадий яшәгән йорт янында торам, полиция бер кемне кертми, тикшерү эшләре алып барыла" дип сөйләде.

Кырымтатар халкы мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров АТР каналы эфирында: "Без шуны белергә тиеш, бу - башы гына, киләсе елда (Украинада сайлау узачак - ред.) безне мондый хәлләр көтә. Бабченко тотрыклы журналист иде, ул сөйләгәнен пафоссыз, аңлап, белеп сөйли иде. Украинага теләктәшлек итүчеләрне үтереләр. Павел Шеремет, хәзер Аркадий Бабченко үтерелде. Кайбер илләр белән элемтәләрне өзәргә вакыт җитте", диде.

Аркадий Бабченко Русиянең төрле медиа чараларында хәрби хәбәрче булып эшләгән. Украина көнчыгышында низаг башланганнан соң ул Русия хакимиятен агрессив сугыш башлауда гаепләде һәм даими тәнкыйтьләп килде.

Ту-154 һәлакәтеннән соң Сүриягә очкан артистларны кызганырга кирәкми дигән сүзләреннән соң гауга чыккач, Бабченко чит илгә китәргә мәҗбүр булган. 2017 елның августыннан Киевта яшәгән, кырымтатар ATR каналында "Prime: Бабченко" тапшыруын алып барган.

XS
SM
MD
LG