Accessibility links

Кайнар хәбәр

Telegram: Apple әсбабны яңарту мөмкинлеген томалады


Apple ширкәте апрель урталарыннан Telegram әсбабын яңартуны томалый башлаган. Android системын кулланучыларда мондый проблем юк диелә.

Бу хакта Telegram мессенджеры сайтында белдерелә.

Android системын кулланучылар әсбабның яңартуларын даими алып тора, шул исәптән Европа берлегенең шәхси мәгълүматны саклауга бәйле соңгы кагыйдәләрен дә, диелә мессенджер сайтында.

28 май Роскомнадзор Apple-га Русиядәге AppStore кибетеннән Telegram әсбабын алып куюны таләп итте. Моны үтәмәгән очракта Роскомнадзор Apple хезмәтләренең эшләвен бозарга мөмкин дип кисәтелде. Күзәтү оешмасы җитәкчесе Александр Жаров ширкәткә бер ай вакыт бирелә диде. Элегрәк Жаров Google һәм Apple юристлары белән бу хакта сөйләшүләр бара дигән иде.

Telegram үз кулланучыларының язышуларын шифрлау ачкычларын ФСБга тапшырудан баш тартканнан соң 16 апрель Роскомнадзор Русиядә әлеге мессенджерны томалый башлады. Нәтиҗәдә 20 миллионлап IP-адрес томаланды, Русиянең күп кенә сайтлары һәм хезмәтләре эшчәнлегенә зыян килде. Моннан тыш Роскомнадзор Telegram-ны томамлауны әйләнеп узу мөмкинлеге бирүче 80 VPN-ны һәм прокси-хезмәтләрне дә томалады.

XS
SM
MD
LG