Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай крае губернаторы вазифасыннан китте


Александр Карлин һәм Дмитрий Медведев (архив фотосы)
Александр Карлин һәм Дмитрий Медведев (архив фотосы)

Алтай крае губернаторы Александр Карлин үз теләге белән вазифасыннан китте. Аның мөддәте 2019 елда гына чыга иде. Илдә башкарма хакимиятне яңарту барганда вакытында китүне дөрес дип саныйм, ди Карлин.

Кремль фәрманын да көтмичә, Александр Карлин губернатор вазифасыннан китүе турында белдерде дип яза "Сибирь.Реалии".

Төбәк башлыгы сүзләренчә, Русия президентына китүе турындагы хатны ул 29 майда җибәргән булган.

"Бу карар ихтыяри кабул ителде. Белеп торасыз, президент инициативасы белән илдә башкарма хакимиятне яңарту бара. Әлеге вазгыятьтә мондый гариза белән президентка мөрәҗәгать итүне дөрес һәм вакытлы дип саныйм", дип белдерде Карлин.

Алтай краенда губернатор сайлау 2019 елда гына булырга тиеш иде. Карлин киткәннән соң ул быел сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.

Төбәк башлыгы вазифаларын башкаручы итеп моңа кадәр губернатор урынбасары вазифасында эшләүче Виктор Томенко билгеләнде.

Русия президенты Владимир Путин соңгы берничә көндә губернаторлар алыштыру белән мәшгуль. 28 майда Якутия башлыгы Егор Борисов һәм Магадан өлкәсе губернаторы Владимир Печеныйның вазифаларыннан китүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG